«Почему я хочу подарить эту книгу»
Без үз тормышыбызда күпме тапкыр китапның иң яхшы бүләк икәнлеге турында ишеткәнебез бар. Әмма бер-беребезгә китапларны бик сирәк бүләк итәбез. Ә бит тарихка бераз тирәнәйсәң, әле берничә ел элек кенә китаплар иң яхшы һәм иң мөһим бүләкләрнең берсе иде.
Китап – ул белем чыганагы. Кызганычка каршы, бүгенге технологияләр үсеше белән, кешеләр күбрәк китаплар турында оныталар һәм Интернет челтәрендә мәгълүмат эзлиләр.
Китапның иң яхшы бүләк булуын раслау өчен, китапханәдә 4 февраль көнне яшь китап укучылар арасында «Почему я хочу подарить эту книгу»дип аталган бәйге үткәрелде. Һәр бала үзенең яраткан китабы турында сөйләде һәм иң кызыклы өзекне укыды.
Безнең көннәрдә китапларның киләчәге юк, диләр. Аларны акрынлап кино, радио, телевидение һәм компьютер кысрыклап чыгара. Әлбәттә, компьютерның мәгълүмати мөмкинлекләре чиксез диярлек, әмма безгә китап укуны башка нәрсә белән дә алыштырып булмый кебек тоела.