“Китапханәгә сәяхәт.”
7 октябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары безнең китапханәбездә экскурсиядә булдылар. Без аларны китапханә һәм китапханәдәге кагыйдәләр белән таныштырдык. Шулай ук укучыларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Китапханәче Газизова С.Р. укучыларга барлык музей, театр, китапханәләрдә көндәлекнең махсус битләренә тамга куйдырырга, шунда ук тәэсирләрне язарга һәм фотога төшеп сайтка урнаштырып булганлыгын аңлатты.