Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Ул көннәрне онытырга хакыбыз юк"

Ватанны саклаучылар елы кысаларында китапханәдә яшьләр өчен әдәби кичә уздырылды. Башта китапханәче сугыш, авыр сугыш чоры турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кичәнең төп өлешендә Носы, Сәрдәбаш  авылларының  сугыш елларында ничек яшәве турында сөйләдек. Китапханәдә «Бөек Ватан сугышы елларында Носы,Сәрдәбаш авыллары» дигән тематик папка, « Ә кайда соң сезнең кабер хәбәрсез югалганнар? », «Алар илгә Җиңү алып кайтты”, «Беркем дә онытылмый» дигән исемлекләр бар. Шул папкалар ярдәмендә бергәләп авыл тарихына, тыл тормышына экскурсия ясадык. Шулай ук балаларга бу исемлекләрдә туганнарының исемнәрен табарга тәкъдим ителде. «Сугышның хатын-кыз йөзе» презентациясе ярдәмендә безнең авылның сугышта катнашкан хатын-кызлары турында сөйләдек. Шулай ук балаларны "Память народа” сайты белән таныштырдык.