«Йөрәктән - йөрәккә»
29 ноябрь көнне «Йөрәктән - йөрәккә» дип исемләнгән, әниләр көненә багышланган, әдәби - музыкаль кичә булып үтте. Кичәдә әниләргә багышлап җырлар җырланды, шигырьләр сөйләдек, Әниләргә багышланган әсәрләрдән өзекләр куйдык. "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды.