Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Рәхмәт, әнием”

Носы мәктәбендә танылган журналист, язучы Гөлүсә Закирова катнашында, Әниләр көне уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре белән “Рәхмәт, әнием” дип исемләнгән кичә үтте. Язучы “Энекәш” повесте белән таныштырды. Бу әсәр махсус хәрби опера операциядә катнашучы егетләргә, аларның туганнарына бөтенләй икенче күзлектән карарга, уйланырга мәҗбүр итә.Укучылар язучыга үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Шулай ук кичәдә егетләребез янында булып кайткан волонтерлар да катнашты. Кичә матур җыр – биюләр, шигырьләр белән үрелеп барылды.