Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Гомер көзе – алтын чор”

Өлкәннәр көне уңаеннан, Носы мәдәният йортында "Гомер көзе – алтын чор” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдык. Чәй өстәле артында матур җырлар тыңлап, үзләре дә яшьлекләренә кайтып, төрле күңелле уеннар уйнап, хатирәләр яңартып, җырлап, биеп күңел ачтылар.