"Туган телем - иркә гөлем"
Туган тел көне уңаеннан 20 нче февраль көнне Носы мәдәният йортында 7-8 класс укучылары катнашында әдәби викторина үткәрелде. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Укучылар белән татар теле буенча белемнәрне дә тикшереп үттек.”Бу нинди әсәр?!”дигән уен да уйнатылды, мәкальләр әйтеш тә булды, табышмаклар да чишелде, хикәя төзү, шигырь язу кебек биремнәр дә булды. Кыскасы, укучылар үзләрен бар яктан да сынап карадылар. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучыларыбыз бар икән әле безнең арада дигән нәтиҗәгә килдек.