Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Татарстан - минем Республикам»

30 августта Татарстан Республикасы көне бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Носы авыл китапханәсендә «Татарстан - минем Республикам» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәче Татарстан Республикасының тарихы, илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында, халкыбызның күркәм гадәтләре, табигать байлыклары һәм башкалар турында сөйләде. Китапханәдә әзерләнгән китап күргәзмәсендә Татарстан турында, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары турында сөйләгән китаплар һәм илебезне мактап язган әсәрләр урын алды.