Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Россия символларында тарих чаткысы”

Китапханәдә   “Россия символларында тарих чаткысы” дигән әңгәмә – викторина үтте. Чара барышында Россия Федерациясенең төп символлары - флаг, гимн һәм герб турында сөйләштек һәм Россиянең дәүләт символларының ничек барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы турында балаларның фикерләрен тыңладык. Ахырдан командаларга бүленеп , викторина сорауларына җавап бирделәр.