Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Гаилә – иң зур байлык"

Авыл  китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә оештырылган "8 июль - Гаилә, мәхәббәт, тугрылык" көне уңаеннан “Гаилә – иң зур байлык" дигән кичәбезгә авылыбызның белемле, тәрбияле балалар үстерүче, ата-бабаларының үткәненә хөрмәт белән караучы, китап сөюче балалар һәм аларның әниләре җыелды. Ана киңәшләрен тыңлап, тәрбиясен тоеп үскән балаларның күңеле матур була. Бүгенге очрашуда әниләр һәм балалар үз белемнәрен, тәҗрибәләрен, осталыкларын бик матур чыгышлары аша күрсәттеләр.