Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Наркотиклар: артка юл булмаган сәяхәт»

Китапханәдә эзлекле рәвештә,  наркоманиягә каршы эш алып барыла. Носы мәктәбе укучылыры белән «Наркотиклар: артка юл булмаган сәяхәт» дигән белешмә сәгате бик җанлы үтте.  Балалар организмына наркотик матдәләрнең зарары, яшүсмерләрне әфьюн кулланырга этәргән сәбәпләр һәм бу яман чирдән котылу юллары турында; тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыяны турында аңлату иде бу кичәнең максаты. Иң беренче чиратта, укучыларга бу зарарлы гадәтләрне кулланып карамаска, аларны куллану кәефне күтәрә дип әйтүчеләр коткысына бирелмәскә кирәклеге аңлатылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерделәр.Китап күргәзмәсенә оештырылган күзәтүне балалар яратып тыңладылар. Сәламәт яшәүне пропагандалаган «Сәламәт булу нәрсә ул?»  викторинасына да актив катнаштылар. Ахырдан төрле спорт уеннары уйнадык.