Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Без – терроризмга каршы”

Китапханәдә  “Без – терроризмга каршы” дигән фикерләшү сәгате үткәрелде. Балалар «терроризм», «теракт»  кебек сүзләрнең мәгънәсен ачыкладылар. 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗига турында искә алдылар. Шулай ук китапханәче  террорчылык проблемасының мөһимлеге һәм әһәмияте, бу датаның барлыкка килү тарихы, террорчылык янаулары килеп чыккан очракта кешеләрнең нинди эшләр башкарырга тиешлеге турында аңлатты.”Терроризмга каршы бергәләп...” дигән китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды.