"Кошлар - безнең дуслар"
1 нче апрель Халыкара кошлар көне уңаеннан китапханәдә укучылар өчен «Кошлар – безнең дуслар» исемле конкурс - викторина уены үткәрелде. Укучыларга “ Кошлар дөньясына сәяхәт ” исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, кошларга багышлап төзелгән биремнәр, сораулар буенча ярыш уздырылды.Чара барышында алар табышмаклар, серле шигырьләр һәм кошларга багышланган кроссвордлар чиштеләр.