“Баш иябез Сезгә, каһарманнар!”.
23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авылыбыз мәдәният йортында әдәби – музыкаль кичә узды. Кичә программасында сугышчан хәрбиләр, Бөек Ватан сугышы ветераннар турында, туган ил турында композицияләр яңгырады. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Алар үзләренең чыгышлары белән, илебез каһарманнарының барлык буыннарына да хөрмәт күрсәттеләр.