"Голос Победы-Җиңү авазы"
Тәрбияви, ватанпәрвәрлек төшенчәләрен үз эченә алган, һәм дә үсеп килүче буында Ватаныбызга булган горурлык хисе һәм мәхәббәт уятуны максат итеп куйган "Голос Победы - Җиңү авазы" исеме астында авыл клуб учрежденияләре арасында районкүләм хәрби патриотик фестиваль - бәйгенең чираттагысы, безнең Шушмабаш авыл җирлегендә булып узды. 14 февраль көнне, шушы бәйгедә укучыларым белән катнашып, Ә.Еникинең “Ана белән кыз” дип исемләнгән театраль күренеш тәкъдим иттек.