Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Нам есть чем гордиться"

5- февраль Бөтендөнья кычкырып уку көне. Быел ул Ватанны саклаучылар елына багышлана.
Бөек Ватан сугышы башлануга, башкалар белән беррәттән, бик күп язучыларыбыз, шагыйрьләребез зур көрәшкә кушылганнар. Без аларның әсәрләрен укып күзаллау алабыз, батырлыкларына сокланабыз. Носы авыл китапханәсе, Республика балалар китапханәсе оештырган "Нам есть чем гордиться" Республика акциясенә кушылып, 7-14 яшьлек , 7 сыйныф укучылар белән, фронтовик язучыларның иҗатлары буенча әдәби кичә уздырды. Кичә башында китапханәче укучыларны “ Тыңла, укыйм сугыш турында ” дип исемләнгән  китап күргәзмәсе аша  фронтовик татар  язучылары, аларның сугыш елларында күргән авырлыклары, шулайда каләмнәренә тугры калып безгә үзләренең күргәннәрен әсәрләр,  шигырьләр аша безгә тапшырулары турында сөйләде. Аларның күбесе сугыштан кайта алмавы, кайберләренең сугыштан соң да күргәннәрен иҗатларында чагылдыра алуын сөйләде. Укыган әсәрләр буенча фикер алыштык. Чара укучыларга куркыныч, экстремаль шартларда яшәгән авыр еллар турында күзаллау бирде.