Акция «Изгелек кыл»
3 декабрь–Халыкара инвалидлар көне. Бу көн календарьда үзгә урын алып тора һәм физик - акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар - сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. 7 декабрь көнне мәдәният хезмәткәрләре Габделхаевлар, Махмутовлар гаиләсенә барып, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырып кайттылар. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына — терәк, сырхауларына — шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булып хәлләрен белеп йөрик.