Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Төп йорт килене”

Милләтнең көче – аның тамырларында. Ә милләт тамырын гаиләләр тәшкил итә. Татар халкында гаилә ул – изге төшенчә, аңа бәләкәй бер дәүләт итеп караганнар. Килен-кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең  кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа.

Носы мәдәният йортында “Төп йорт килене”дигән бәйге үтте.  Бәйгенең максаты – яшьләргә каенаналары белән дус-тату гомер кичерүче уңган киленнәрне күрсәтү, шулар үрнәгендә тормыш алып бару.  Зур тәрбияви әһәмияткә ия чарада алар "Исәнмесез – бу мин!", "Нәрсә ул бәхет?" , “Музыкаль осталык", “Кунак көткәндә” һәм "Килен күчтәнәче" биремнәре буенча көч сынаштылар. Ахырдан катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.