“Хезмәте барның – хөрмәте бар”
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан китапханәдә “Хезмәте барның – хөрмәте бар” дигән очрашу кичәсе узды. Кичәгә гомерен яраткан эшенә, терлекчелеккә багышлаган сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан апалар чакырылды. Алар чәй өстәле артында үзләренең яшьлекләрен, эшләгән чорларын искә төшереп, истәлекләр белән уртаклаштылар. Кичә уеннар белән үрелеп барылды.