“Бакчачы киңәшләре”
Китапханәдә “Бакчачы киңәшләре” дигән белешмә сәгате үтте. Катнашучылар бакча сезонының ничек үтүе, помидор, кыяр, борыч уңышлары һәм быелгы яңа сортлар турында сөйләштеләр. Һәр бакчачының үзе генә белгән, сынаган алымнары була, алар белән дә бик теләп уртаклаштылар. Һәвәскәр бакчачылар яшелчәләрне утырту, тәрбияләү, туендыру технологияләре белән уртаклашты. Күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләрне үстерү, тәрбияләү буенча киңәшләр тыңланды. Шулай ук чарада катнашучылар табышмаклар чиштеләр, төрле конкурс- уеннарда бик теләп катнаштылар. Китапханәче тарафыннан әзерләнгән китап күргәзмәсе кунакларда зур кызыксыну уятты.