Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Питрау сабантуе"

Питрау - керәшен карендәшләребезнең көтеп алган зур бәйрәмнәренең берсе. Аның асылын аңлаган керәшен карендәшләребез бу көнне табигатькә мөмкин кадәр якынрак булырга, электән килгән йолаларны үтәп, бәйрәмне күркәм итеп үткәрергә тырыша. Питрау утте - жәй үтте, дип тә әйтәләр. Шулай ук Питраудан соң кошлар сайравыннан туктый диләр. Питрауда жыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы, бу көнне әзерләнгән мунча себеркесе аерата шифалы, диләр. Шушы матур гадәтнең , йоланың үзебезнең Сәрдәбаш авылында үтүе дә  - бик куанычлы вакыйга. Табигатьнең иң ямьле җирендә тайгага  кадәр тоташучы урманнарга сыенып утыра бу авыл. Аның тирә – ягындагы җиләкле болыннары, мул игенле басу – кырлары, каз – үрдәк тулы инешләре, челтерәп аккан чишмәләре җанга рәхәтлек бирә, эшкә дәрт өсти.  Һәр авылның үзенә генә хас эш осталары, һөнәр ияләре була. Ә Сәрдәбаш авылы үзенең гөсләчеләре бн данлыклы. Авылның гүзәллегенә кушылып, авылның борынгысы һәм бүгенгесен күзгә күренмәс кыллар бн тоташтырып, гөслә моңы агыла. Әйе, гөслә моңы! Гөслә кылларыннан чыга ул әлеге сихри моң. Күңел түренә үтеп керүче көй аша борынгы бабаларыбыз авазы ишетелеп киткәндәй була. Мәскәүләргә кадәр барып чыгыш ясап, бик күп мактау грамоталарына ия булган данлыклы гөсләчеләре бар. Сәрдәбаш  авылы клубы каршында эшләп килүче “Туым җондызы” керәшен халык фольклор ансамбле бәйрәмне башлап җибәрде

Бу юлы да бәйрәмдә капчык киеп, кашыкка йомырка салып, су белән тулы чиләк-көянтә асып узышу, авыз белән су эчендәге алманы алу, ирле-хатынлы тизлеккә утын кисү кебек уеннар, бәйгеләр үткәрелде. Алар артистлар, районыбыз сәнгать осталарының җырлары, биюләре һәм кызык-мызыклары белән үрелеп барды. Мәйдан тирәли сәүдә рәтләре гөрләде, шашлык кызды, зур казаннарда пылау пеште, самавырда чәй кайнады, яшьләр өчен күңелле дискотека үткәрелде. Шунысы кызык, биредә көрәшчеләр очкога түгел, көндәшен аркага салганчы көрәшә. Питрауда көрәш тамашасын карарга иң сабырлар һәм түземнәр генә кала.