Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Картаямыни соң йөрәк".

Өлкәннәр көне уңаеннан китапханә,  мәдәният йорты белән берлектә «Картаямыни соң йөрәк» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрдек. Өлкәннәргә алдан чакырулар өләштек, бүләкләр тутырылды. Өлкәннәрне бәйрәм белән Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов В.В.  котлады. "Күңелләрдә һаман яз әле "дигән китап күргәзмәсе төзеп, аңа обзор ясадым. Балалар һәм өлкәннәр катнашында матур җырлар , биюләр башкарылды. Өлкәннәр дә үзләренең яшьлекләрен искә алып, моңлы җырларын суздылар, хатирәләр белән уртаклаштылар. Кичә  коймак белән чәй эчеп чәй өстәле артында барды.