"Һәр таҗында - мең дәва"
Балаларны дару үләннәрен танырга һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү, агулы үләннәр турында белем бирү, балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру һәм үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү максатыннан укучылар белән “Һәр таҗында – мең дәва” дигән танып белү уены үткәрелде.”Табигать һәм без” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп , укучыларга тәкъдим ителде.Тирә-юнебездә үсүче дару үсемлекләре санап чыгылды, файдасы турында әйтеп кителде, агулы үсемлекләр турында сүз булды. Зыяны турында әйтелде һәм кисәтелде.”Ядовитые растения” дигән китаптан бик зур мәгълүмат алынды. Белеп файдалансаң, табигатьтә никадәр дару үләннәре бар дигән нәтиҗә ясалды.