Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“ Мин һәм минем виртуаль дусларым”

Китапханәдә “ Мин һәм минем виртуаль дусларым” дигән темага дәрес үтте. Китапханәче интернет, андагы кагыйдәләр, интернеттан мәгълүмат алу тәртибе, анда үзеңне ничек тоту турында сөйләде. Укучылар интернет алар өчен нәрсә, алдаулардан ничек сакланырга, яңа дуслар белән ничек аралашырга дигән темаларга фикер алышты. Алар  үзләренең белемнәрен «Компьютер дөньясы» дигән темага кроссворд, ребуслар чишеп тикшерделәр. Ахырдан балаларга интернетта эшләү кагыйдәләре буенча буклетлар тапшырылды.