Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Җырлыйк әле"-музыкаль кичә

Әниләр көне уңаеннан авыл клубында "Җырлыйк әле" исемле музыкаль кичә үтте. Әниләр үзләренең җырга булган осталыкларын күрсәттеләр. Беренче тур баянда уйнаган көйне тану. Икенче турда экранда бирелгән сүзтезмә кайсы җырдан икәнлеген аңлап алып, төгәл итеп исемен әйтү. Өченче турда эмодҗиларда җыр яшерелгән иде. Дүртенче турда җырның русча тәрҗемәләре тәгъдим ителде. Барлык катнашучыларны бүләкләдек. Әлеге матур очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Кул эшләре һәм китап күргәзмәсе тәгъдим ителде.