"Хәтер дивары"-очрашу
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әфганстанда хезмәт итеп бүгенге көндә Арча шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Галиуллин Зиннур Халиулла улы белән очрашу булып узды. Төрле елларда сугыш хәрәкәтендә катнашкан ветераннар истәлегенә хәтер тактасы ачу тантанасында чикләнгән совет гаскәрләре составында Кубада, Германияда хезмәт иткән ветеран офицер Гафиатуллин Нурислам Нурулла улы, укучылар һәм авылдашлар да катнашты.