Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Өлкәннәр игътибар үзәгендә"- өйләргә бару

Октябрь башы өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан матур сүзләр, җылы теләкләр теләп, өлкән яшьтәге авылдашларга күчтәнәчләр өләштек. Газета - журналлар, яңа китаплар белән таныштырып кайттык. Олылар игътибарга, җылы сүзгә сөенеп калдылар.