Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Бер яшьлектә-бер картлыкта"- әдәби- музыкаль кичә

Октябрь башында өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Авыл клубында " Бер яшьлектә-бер картлыкта " исемле кичә узды. Һәммәсе җырга моңга осталыкларын күрсәттеләр. Халык уеннарын яратып уйнадылар. "Гомеренең алтын көзе"  исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чәй табыны артында бик күңелле ял иттеләр.