"Лучше всех"безнеңчә"
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне.Бу бәйрәм уңаеннан без дә читтә кала алмадык.Авыл клубында балалар өчен чын бәйрәм “Лучше всех”безнеңчә”үткәрдек.Бу чарада авылыбызның иң оста 10 баласы үз осталыкларын күрсәттеләр.Алар арасында җырчы,биючеләр,гимнастка,кул эшләре,агач эшләре белән шөгыльләнүчеләр,шигырь укучылар һәм башкалар бар иде. Һәр катнашучыга “Лучше всех”безнеңчә”медале һәм тәм-томнар белән пакетлар тапшырылды.Бәйрәм бар кешегә дә ошады.