"Гүзәлем"-конкурс
10 февраль көнне Арчаның сәнгать мәктәбендә "Гүзәлем" конкурсы булып узды. Әлеге чарада Иске Кырлай авыл җирлегеннән Түбән Мәтәскә китапханәчесе катнашты. Чара 2 этаптан торды. Беренче өлешендә үзең белән таныштыру һәм презентация тәгъдим ителде. Икенче өлешендә иҗади номер Айгөл Бариеваның "Ашыкма кызым, ашыкма" җырын дуэт итеп башкардык. Әлеге конкурс тирән эчтәлекле, бик зәвыклы үтте. Жюри агьзалары барлык катнашучыларны үзләренең чыгышлары белән гала-концертта катнашырга чакырып калды.