"Сагынган чакларымда"-театр
2 февраль көнне Иске Кырлай авыл мәдәният йортында үзэшчәннәр, китапханәчеләр белән берлектә матур тамаша булып узды. 2020 елның истәлекле даталарына багышлап Айгөл Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" исемле спектакле сәхнәләштерелде.Һәрберсе рольләрен зур тырышлык һәм осталык белән җиренә җиткереп башкардылар. Әлеге пьеса тамашачылар күңеленә бик хуш килде.