"Дарите книги с любовью"- Бөтенроссия акция
Түбән Мәтәскә авыл китапханәсе "Дарите книги с любовью" бөтенроссия акциясенә кушылды. Шул уңайдан китап укучылар үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә сакланган төрле эчтәлектәге китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. Мәдәни вакыйганың төп идеясы- кешеләрне бер-берсенә яхшы китаплар бүләк итәргә рухландыру, чөнки кәгазь китап ул актуаль бүләк һәм үз кыйммәтен югалтмый.