"Татар халкының каһарманы"-тематик кичә
Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Татар халкының каһарманы" исеме астында чара узды. Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, патриотлары була. Патриот сүзе үз Ватаныңны ярату дигән мәгънәне аңлата. Муса Җәлил- тормышы батырлыклар белән бизәлгән, Ватанын, вөҗданын сатмаган, үлгәннән соң да яшәргә хокук алган герой шагыйрь. Әлеге чара барышында китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга күзәтү үткәрелде.