Үткәннәр сагындыра"-бәйрәм кичәсе
1 октябрь өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан клубта авылыбызның өлкән яшьтәге апалары жыелды. Алар үзләренең җыр- моңга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм матур вакыйгаларны искә төшереп, элекеге җырларны җырлап чәй табыны артында дәвам итте.Халкыбызның милли мирасы булган халык уеннарын бик яратып уйнадылар. Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде.