"Бер күрешү-үзе бер гомер"- чәй артында түгәрәк өстәл
1 октябрь-өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан китапханәбездә өлкән яшьтәге апаларны, әбиләрне чакырдык. Бергәләшеп чәй артында утыруга ни җитә? Өлкәннәребез үзләренең яшьлекләрен искә тошереп утырдылар. Вакытны бик күңелле үткәрдек. Китапханәгә килүче гәзит-журналлар белән таныштылар. Бу очрашу матур истәлек булып калсын иде.