Нижне-Метескинская сельская библиотека - филиал № 28

"Изгелек кылып яшик бу җирдә"- өйгә бару акциясе

Түбән Мәтәскә китапханәчесе "Көзге изгелек атнасы" акциясенә кушылды. Үз чиратымда ялгыз әби- бабаларның кереп хәлен белү, ярдәм итү зур изгелек дип саныйм. Акция кысаларында авылыбызда ялгызы яшәп ятучы 94 яшьлек Махинур әбигә кайнар ризык илттем, хәлләрен сораштым. Олы кешенең кечкенә генә игътибардан да күңеле була. Изгелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу зур бәхет.