,,Тукай рухы яши күңелдә”
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан уздырылган чараларның чираттагысы ,,Тукай рухы яши күңелдә” исеме белән үткәрелде.Китап укчыларыбыз белән Тукай иҗатын тагын бер кат яңартып, әкиятләр илендә сәяхәт иттек, шигырь , җырларын башкардык,китап күргәзмәсе белән таныштык. Бик аз яшәлгән гомер эчендә язылган меңләгән әсәрләрнең бүгенге көндә дә үз бәһасен югалтмавы, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кадерле булуына тагын бер кат сокландык.