,,Балачак – бәхет иле ул” тематик кичә
Тормышыбызның мәгънәсе, яшәвебезнең яме булган сабыйларга игътибар җәлеп итү максатыннан , 1 июнь -Балаларны халыкара яклау көнендә китапханәбездә мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балалар өчен, ,,Балачак – бәхет иле ул” исемле күңел ачу чарасы уздырылды.Китапханәбезнең кунаклары сәяхәтне китапханә патшалыгында яшәүче телсез мөгаллимнәр – китаплар белән танышудан башладылар.Китапханә тарихы, китап фонды, вакытлы матбугат белән кызыксындылар.Соңыннан бәйрәм ачык һавада, яшел келәмдә дәвам итте.Серле әкиятләр, тылсымлы хикәяләр, мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барган бу чарадан берәү дә читтә калмады.Кушылып җырлады, сөйләде, уйнады.Иптәшләрең белән дус булу, тату яшәү, үзеңне башкаларга кирәкле итеп тоюдан да бәхетле мизгелләр юктыр ул.Бу бәйрәм балаларның күңеленә яхшылык, матурлык бизәкләре өстәүче чираттагы иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе иде.Катнашучылар да, оештыручылар да әлеге чарадан ямь табып,киләчәкккә илһам алып, рәхмәт әйтеп таралышты.