"Дуслык күпере" Кытай татарлары белән очрашу
21 май көнне китапханәдә Аграр институтта белем алучы Кытай студентлары һәм укытучылары белән очрашу үткәрелде.Кунаклар авыл тарихы, китапханә эшчәнлеге белән кызыксындылар. Җирлек эшчәнлеген яктырткан презентация белән таныштылар.Кунакларга ипи-тоз, якты йөз, тәмле сүз белән бергә мәдәният хезмәткәрләренең “Язның бер көне ел туйдыра” исемле фольклор чыгышы тәкъдим ителде.Кайнар чәй, изге теләкләр кунакларның күңеленә хуш килде.Кытай студентлары тарафыннан саф татарча сөйләнгән ,,Туган тел”, ,,Яшьлек”, ,,Алсу” шигырьләрен тыңлагач ирексездән күзләр яшьләнде, күңелләр нечкәрде.Матур кичәбездә катнашуларына ихластан куанып, зур рәхмәтләр әйтеп, тагын да бәйрәмнәрдә катнашырга теләк белдереп хушлашты кунакларыбыз.Эчкерсез, гади, игътибарлы бу балаларга , аларны укыткан татар теле һәм чит тел укытучыларына , очрашуны оештырган Ләйсән Галявиевага зур рәхмәт әйтеп ,уңышлар телибез.