«Онытырга хакыбыз юк!»
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан китапханәдә «Онытырга хакыбыз юк!» дип исемләнгән информация сәгате ,,Сугыш еллары әдәбиятта”дигән ,,Әдәби мәйдан” үткәрелде.Сугыш турында әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр тәкъдим ителде.Авыл халкы, мәктәп укучылары катнашында үткәрелгән митинг батырларны искә алу чарасы буларак зурлап билгеләп үтелде.Авыл җирлеге башлыгы, мәктәп директоры, бүлек җитәкчеләренең котлаулары, укучылар чыгышы тантаналы чарага ямь өстәде.