Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов белән очрашу
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынайган бу көннәрдә үз җирлегебездә Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов белән очрашу безнең өчен икеләтә бәйрәм булды.Чөнки ,Борис Кириллович бүгенге көндә Татарстанда яшәүче бердәнбер Советлар соэзы Герое. Аның сугыш чорында күрсәткән батырлыклары, канкойгыч сугышның афәтле көннәре кабат күз алдыннан үтте.Өлкән яшьтә булуына карамастан, сугыш чоры хатирәләрен бөртекләп искә алуы, балаларга аңлатуы,сорауларга төгәл җавап бирүе барыбызда соклану уятты.