"Туган телем- Тукай теле" тамчы шоу интелектуаль уены
Бөтенроссия күләмендә барган ,,Тукай иленә сәяхәт”акциясе кысаларында ,,Туган телем- Тукай теле” исемле интелектуаль уен уздырылды. ,,Тамчы-шоу” программасында балалар шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштылар.Китап күргәзмәсе, презентация белән таныштылар.Конкурста катнашып белемнәрен ныгыттылар, матур чыгышлар тәкъдим иттеләр.Уенда катнашучы һәр ике команда грамоталар белән бүләкләнде.