Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Безнең яшьлек әле узмаган"- бәйрәм тамаша

Моннан кырык биш еллап  элек авылыбызның ,,Атау очы” урамында яшьләрне таныштырган, кавыштырган, берләштергән матур бер бәйрәмгә әйләнгән  –кичке вечер уеннары уза иде.Авылда көтзләр кайтып, кичке эшләр тәмамлангач үсмер кызлар, егетләр  бергә капка төбенә җыелып гармун уйнап, җырлап су буена юнәләләр.Вечер  җыр-бию, уеннар белән су  буе таллыгында дәвам итә.Вечерның тагында бер тәмамлану ноктасы булып учакта чиләк эчендә пешкән бәрәңге ашау гадәте бар.Менә шушы өлешенә авылның башка урам кызлары, егетләре дә килеп кушылалар иде...Сагыну ,сагышлар бәйрәм мәйданына моң булып түгелде, шаян сүз, уен- көлке киң урамнар буйлап үзәнлеккә юл алды.Ничә яшьтә булсаларда һәркем бии, җырлый, уйный.Йөрәк унсигездә, күңел яшьлектә...Кичке авыл һавасы белән яңгыраган гармун  тавышы, кушылып җырлаучыларның серле моңы  колакларда әле озак чыңлар.Җырлар булып кайтыр, истәлекләр булып яңарыр.Казанда пешкән Хашлама исе,самоварда кайнаган чәй тәмнәре ,туган як җылысын саклаган ризыклар күз алдына килеп  җаннарны иркәләп торыр, туган якка кайту юлларын якынайтыр.Без оештыручылар бәйрәмнән  шатлык тулы, тау кадәр  рәхмәт хисләре,җанда рәхәтлек тойгылары белән туган ягыбызда яшәвебезгә канәгать булып,әлеге чараны  һәркем яратырлык итеп оештыра алуыбыз белән бәхетле булып таралыштык.