Нәүрүз килде, яз җитте-фольклор кичә
Яз патшабикәсе Нәүрүзбикәнең матур теләкләре, моңлы җырлары күңелләрне күтәреп, матур уйларга төрде.Ә инде ел хуҗасы булырга өлгергән Кыш патшаның үз биләмәләреннән китәргә теләмәве һәркемне борчуга салды. Тик шулайда яз гүзәле үзенең сынауларга каршы тора алучанлыгы, хәйләкәр һәм максатчан була белүе белән Кыш патшаны җиңелергә мәҗбүр итте.Катнашучылар өчен әзерләнгән тәмле коймаклар белән кайнар чәй эчкәч, төрле уеннарда катнашып ял итү үзе зур бәйрәм булды.Ә инде зур казанда пешерелгән татлы боткадан авыз итүчеләр елларның тыныч, имин булуын теләп, кичәне әзерләүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.