,,Хезмәткә үрелгән иҗат” Очрашу кичәсе
Иҗатчы-ларның тормыш һәм иҗат эшчәнлекләре турында мәгълумат бирелде.Әлеге чарага «Каләм сүзе белән галәм сүзе, һәр күңелгә керсен яктырып» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзер-ләнде. Кичәбезнең махсус кунагы - Наласа авылында яшәп иҗат итүче , 5 китап авторы , язучылар берлеге члены Нәҗметдинова Гөлчирә Мәхмүт кызы иде.Ул үзенең тормыш юлы, иҗат үрләре белән таныштырып, китапханәгә яңа гына басылып чыккан ,,Кар өстендә алмалар” исемле китабын бүләк итте.Тамашачылар иҗатчыларның шигырьләрен, җырла-рын, сәхнә әсәрләрен яратып кабул иттеләр. Кунаклар тарафыннан әйтелгән җылы сүзләр, изге теләкләр, балалар һәм укытучылар әзерләгән чыгышлар бәйрәмгә ямь өстәде.