,,Сезнең гомер- безнең горурлык”- тематик кичә
Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Кишет китапханәсе, мәдәният йорты,төп мәктәп белән берлектә әдәби – музыкаль кичә уздырды. Кичә эчкерсез сөйләшү, ихлас котлаулар, балалар,үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды.Өлкәннәребез ,,Кызыклы сораулар” викторинасында катнашып үзләрен сынап карадылар,истәлекле бүләкләр алдылар.Кунакларыбыз үзләре дә матур җырларын, биюләрен, изге теләкләрен ирештерделәр.Кичә тыйнак кына табын янында дәвам итте. Кара –каршы чыгышлардан торган бу истә калырлык, матур мигелләрдән килер көнгә якты караш, җылы хисләр белән таралышты авылыбызның өлкән буын вәкилләре.