. «Абдулла Алиш әкиятләр остасы»-балалар иртәсе
Кичәбез кунаклары- ,,Калыгач” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез. «Абдулла Алиш әкиятләр остасы» дип аталган балалар иртәсендә бергәләп ,,Чукмар белән Тукмар”, ,,Куян кызы” әкиятләрен укып, аларны хәрәкәтле уеннар аша уйнап та күрсәттек.Әкият геройларының фотоларыннан пазл җыйдык.Балалар үзләренә ошаган әкият геройларын рәсемгә төшерделәр.Һәрберсе кызык, аңлаешлы, күңелле,гыйбрәтле әкиятләрне укыйсы гына килеп тора.
Менә шуңа да мавыктыргыч әкият иленнән тиз генә китәсе килми.Әлеге чарадан соң ,аның шулай икәнлегенә без нәниләребез белән тагын бер кат инандык.