"Легендар язучыларыбыз эзеннән"
Сәяхәтебез Яр Чаллы Язучылар берлегеннән килгән бик күп мәртәбәле кунаклар белән очрашу көне буларак та кадерле булды. Бер төркем язучылар, әдәбият, сәнгать әһелләре бергәләп Баулы районында урнашкан берничә музей белән таныштык.Арадан берсе,әлбәттә Фәнис ага Яруллинның музей утары. Музей җитәкчесе Газизуллина Гүзәлия Миргазиян кызы андагы һәр экспонатны бөртекләп туплап, халкыбызга җиткерүдә зур өлеш керткән ханым,Фәнис аганың тормышы, иҗаты турында җентекләп сөйләде. Музейдан тыш ,без, Фәнис ага белән бәйле бик куп урыннарда булдык. Иң кадерлесе- Фәнис Яруллинның иң якын туганнарында кунакта булып,аның турында хатирәләрне яңарту булды. Бертуган апасы Нәсыйха апа һәм өлкән Вәсилә апасының кызы Зәйтүнә Нурлыбаян кызы шагыйрьнең балачагы,Кызыльяр авылы турында кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар.