Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

"Капка төбендә кунакта" - фольклор кичә

15 нче июль кичендә,, Атау очы" урамында,, Капка төбендә кунакта" исемле чара оештырылды. Яшьлек төсләрен, күңел хисләрен кузгаткан бу чарада тату күршеләр, ерак кешеләр, кунак төшемнәр матур хатирәләрне яңартып ял иттек.15 июль кичендә,, Атау очы" урамында,, Капка төбендә кунакта" исемле чара оештырылды. Яшьлек төсләрен, күңел хисләрен кузгаткан бу чарада тату күршеләр, ерак кешеләр, кунак төшемнәр матур хатирәләрне яңартып ял иттек. Гармунчы егетләребезгә кушылып җырладык, биедек.«Аллария-ләрия», «Так калыш» уенын уйнадык. «Чукрак телефон» уены да бик күңелле булды. Балаларга «Самавыр» уены да ошады.Кыскасы, җыр-бию , уен –көлке мулдан булды. гармуннарын күтәреп килде. Туган авылына кунакка кайткан Зилә Сәфәрова, авылдашыбыз Надия Сәләхиева,Гөлсинә Закировалар  капка төбендә кич утыруга кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты. Урамыбызның иң өлкән кешеләре – Лилия апа белән Дирһәм абый Сәләхиевлар бәйрәмебезнең күрке булдылар.Аларны гаиләсеннән ике уллары, ике киленнәре,3 оныклары, хәтта оныкчыкларыда килгән иде.Авылыбызның әлеге тату, үрнәк гаиләсенә Гаилә елы белән котлап изге теләкләребезне ирештердек.