,,Балачак - бәхет иле ул!”
Китапханәче тарафыннан ел дәвамында иң күп китап укучыларга, чараларда актив катнашучыларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.Кызыклы китаплар иленә сәяхәт итеп, мавыктыргыч уеннарда катнашып, тәмле күчтәнәчләрдән сыйланып җәй буена җитәрлек күңел күтәренкелеге, матур истәлек, кабатланмас шатлыклы мизгелләр алып таралышты бәйрәмнең кадерле кунаклары.